Ведомствоара учетта торучы гаиләләрдәге балигъ булмаганнар арасында караучысызлыкны һәм хокук бозуларны кисәтү буенча чараларны тормышка ашыру кысаларында, шулай ук иртә һөнәри ориентлашу, балада булачак һөнәрне аңлы сайлау формалаштыру максатыннан Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре районның гомуми белем бирү оешмаларында профилактик эш алып баралар.
Полиция участок вәкаләтлеләре һәм балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча инспекторлар белән берлектә мәшгульлек үзәге белгечләре гомуми белем бирү учреждениеләрен тәмамлаучылар белән һөнәри юнәлеш бирүче чаралар комплексы, авыр тормыш хәлендә калган балигъ булмаган гражданнар белән төркем һәм индивидуаль консультацияләр үткәрәләр, балигъ булмаганнарны эшкә урнаштыруда ярдәм итәләр.
Вакытлыча эшкә урнашу – яшүсмернең мәшгульлеге проблемасын хәл итү һәм, димәк, күзәтүчесезлекне һәм хокук бозуларны профилактикалауның җитди факторы. Файдалы эш белән тәэмин итү яшүсмергә акча эшләү генә түгел, ә җаваплы һәм мөстәкыйль булу мөмкинлеге дә бирә.