Бөгелмәдә мөмкинлекләре чикле кешеләр өчен вакантлы эш урыннары ярминкәсе узачак

2020 елның 3 декабре, пәнҗешәмбе

7 декабрьдә Бөгелмә шәһәренең Халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә вакантлы эш урыннары, шул исәптән сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән гражданнар өчен дә вакансияләр ярминкәсе узачак. Яңа коронавирус йогышы таралу шартларында ярминкә барлык кирәкле саклану чараларын үтәп оештырылачак.

Халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре, шулай ук эш бирүчеләр вәкилләре инвалид булган кешеләрне эшкә урнаштыру тәҗрибәсе белән уртаклашачаклар.

Вакантлы эш урыннары ярминкәсе Бөгелмә шәһәре, Октябрь ур., 15 нче йорт (1нче каб.) адресы буенча узачак. Башлана 9.00 сәгатьтә.

Белешмәләр өчен телефон: (85594) 4-47-07.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International