1 декабрь көнне Әлмәт муниципаль районындагы «Кайгырту» үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә юрисконсульт коррупция һәм башка хокук бозуларны профилактикалау буенча аңлату-агарту эше үткәрде.
Фикер алышу ачык диалог формасында үтте. Катнашучыларга коррупциянең төрләре һәм сәбәпләре, коррупциягә каршы торуның төп принциплары турында сөйләделәр.
Әлеге чарада халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең 13 хезмәткәре катнашкан.