Быел «Абилимпикс» инвалидлар һәм мөмкинлекләре чикләнгән затлар арасында һөнәри осталык буенча VI Милли чемпионатында Татарстан командасы мактаулы икенче урынны алды. Республикабызның катнашучыларында 84 медаль: 19 алтын, 19 көмеш һәм 18 бронза, 28 катнашучы бронза медальләргә тиңләште.
Команда уңышына ишетми торган катнашучылар да үз өлешләрен кертте. Аларның чемпионаттагы казанышларын Бөтенроссия саңгыраулар җәмгыятенең Татар республика бүлеге рәисе Венера Гаулстон җентекләп күзәтте.
Саңгыраулар җәмгыятендә «Абилимпикс» чемпионатында республика данын яклаган һәркем белән горурланалар.
Ярыш призерлары исемлегенә түбәндәгеләр кертелде:
1 урын:
Марков Виктор «Ландшафт дизайны» компетенциясендә, студент;
Терентьев Николай «Коры төзелеш һәм штукатурка» компетенциясендә, белгеч;
Әскәров Айнур «Плитка тышлау» компетенциясендә, белгеч;
Ашуров Игорь, «Текстны төзәтү» компетенциясендә, белгеч;
Уланова Анна «Сынлы сәнгать» компетенциясендә, студентка.
2 урын:
Стяжки Вадим «Ресторан хезмәте» компетенциясендә, студент;
Баранова Анастасия «Сәнәгать робот техникасы» компетенциясендә, мәктәп укучысы;
3 урын:
Дәүләтшин Фаяз «Җиһазчы» компетенциясендә, белгеч;
Мыльникова Мария «Икмәк-күмәч эшләнмәләре камырлары» компетенциясендә, белгеч;
Замалетдинова Гөлнур «Гамәли эстетика» компетенциясендә, белгеч;
Антипова Мария «Бизәүче» компетенциясендә, мәктәп укучысы;
Абрамов Никита «Ресторан хезмәте» компетенциясендә, белгеч;
Рязанов Сергей «Чәчтараш сәнгате» компетенциясендә, белгеч;
Гыйрфанова Айгөл «Кондитер» компетенциясендә, белгеч;
Варлашин Николай «Җыючы эше» компетенциясендә, белгеч;
Романова Вера «Гамәли эстетика» компетенциясендә, мәктәп укучысы;
Сабирова Регина «Чәчтараш сәнгате» компетенциясендә, мәктәп укучысы;
Гыйльфанова Аделина «Эретеп ябыштыру технологияләре» компетенциясендә, мәктәп укучысы;
Козакова Анастасия «Тырнак сервисы» компетенциясендә, студент;
Ибраһимова Альбина «Тырнак сервисы» компетенциясендә, мәктәп укучысы.