Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының 2021 нче елга эш максатлары һәм күрсәткечләре өчен ачык тавыш бирү тәмамланды.
Исегезгә төшерәбез, тавыш бирү дәүләт хакимияте башкарма органнарының максатларын һәм бурычларын ачык формалаштыру һәм аларның үтәлешен иҗтимагый контрольдә тоту буенча проектны тормышка ашыру уңаеннан үткәрелде. Беренче этап барышында Министрлык якын арада иң мөһим юнәлешләр һәм эш индикаторлары буенча экспертлардан тәкъдимнәр җыйды.
Ачык онлайн-тавыш бирүгә Иҗтимагый совет тарафыннан сайланган 15 максат чыгарылды. Алар ведомство эшчәнлегенең төп өлкәләренә кагыла: хезмәт мөнәсәбәтләре, халыкны эш белән тәэмин итү, социаль хезмәт күрсәтү һәм халыкны социаль яклау.
ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының өстенлекле бурычлары өчен барлыгы 7 942 кеше тавыш бирде. Татарстанлылар фикеренчә, иң мөһим өчлек мәсьәләләр түбәндәгечә: хәерчелеккә каршы көрәш, халыкны эш белән тәэмин итүгә ярдәм итү, гражданнар өчен хезмәтләрне электрон рәвештә алу өчен шартлар тудыру.
Сораштыру нәтиҗәләре Министрлык сайтының «Максатларны һәм бурычларны гавами формалаштыру» бүлегендә урнаштырылган (https://mtsz.tatarstan.ru/tseli-i-zadachi-na-2021-god.htm?pub_id=2591730).
2020 елның 11 декабрендә Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында Иҗтимагый советның киңәйтелгән утырышы узачак. Анда халык арасында сораштыру нәтиҗәләре каралачак һәм 2021 елга ведомствоның төп максатлары һәм бурычлары билгеләнәчәк.
Чара онлайн-режимда узачак. Башлана 14.00 сәгатьтә.
Фикер алышуда барлык кызыксынучы затлар, шул исәптән массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре һәм гражданнар катнаша ала. Катнашу өчен аларга алдан теркәлү узарга кирәк.
Иҗтимагый совет утырышында катнашырга теләүче массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен һәм гражданнарны алдан теркәү тәртибе белән биредә танышырга мөмкин: https://mtsz.tatarstan.ru/tseli-i-zadachi-na-2021-god.htm?pub_id=2590930. Утырышка чакыру аларга алдан теркәлгәннән соң гына җибәреләчәк.