Баулы интернат-йортында яшәүчеләр арасында турнир узды

2020 елның 4 декабре, җомга

3 декабрь көнне Баулы өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында шахмат-шашка турниры булып узды. Чараның максаты – социаль хезмәт алучыларның актив яшәү рәвешен булдыру һәм «Уен терапиясе» инвалидларны социаль тернәкләндерү технологиясен тормышка ашыру .

Инвалидлар декадасында өстәл уеннары буенча турнирлар интернат-йортта даими уза. Биредә яшәүчеләр рәхәтләнеп шахмат, шашка, домино, бильярд уйный, кроссвордлар чишә. Чарага яңадан-яңа катнашучылар да кушыла.

Өстәл уеннары логик фикерләүне, акыл сәләтен яхшы үстерә һәм кешенең мәдәни дәрәҗәсен күтәрә, әмма иң мөһиме – спортның бу төрендә яшь буенча чикләүләр юк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International