3 декабрь көнне Яр Чаллы шәһәрендә «Үз-үземә ышанам» проекты кысаларында берьюлы өч учреждениедә спорт чаралары узды. Шашка һәм дартс буенча «Челнинская газета» басмасы редакциясе һәм Татарстан Республикасының «Спорт хәрәкәте» инвалидларның региональ иҗтимагый оешмасы ярдәме белән үткәрелгән чемпионатлар һәм беренчелекләр инвалидлар декадасына багышланган иде.
Чарада катнашучыларны «Спорт хәрәкәте» инвалидларның региональ иҗтимагый оешмасы рәисе Әсхәт Галиев сәламләде. Яр Чаллының «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә чараларда 50 кеше, 86 нчы номерлы «Өмет» мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәбендә – 55, ә «Кояшкай» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә 100 бала катнашты.
Барлык катнашучыларга, җиңүчеләргә һәм призерларга медальләр, дипломнар, кубоклар, шулай ук истәлекле һәм татлы бүләкләр тапшырылды. Күпьеллык нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен әлеге учреждение директорларына дипломнар һәм кубоклар тапшырылды.