«Юлдаш» интернат-йортында яшәүчеләрне онлайн режимда концерт номерлары белән сөендерәләр

2020 елның 7 декабре, дүшәмбе

Инвалидлар декадасы кысаларында Чистайның «Юлдаш» өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты белгечләре волонтерлар белән берлектә берничә мәдәни-күңел ачу чарасы уздырдылар. Катлаулы эпидемиологик хәлгә бәйле рәвештә, планлаштырылган акцияләрнең һәм чараларның төп өлеше онлайн-форматта уза.

Мәсәлән, Чистай медицина училищесы студентлары-волонтерлары һәм шәһәрнең 3нче гимназиясе укучылары интернат-йортта яшәүчеләр өчен «Беркайчан да бирешмә!» концерт номерлары белән видеокотлау әзерләде.

«Восток» мәдәни-ял итү үзәге интернат-йортта яшәүчеләрне искиткеч концерт программасы белән сөендерде. Концерт 3 декабрьдә трансляцияләнде. Барлык иҗади номерлар да җылы һәм ихласлык белән тулы иде. «Юлдаш» интернат-йортында яшәүчеләр районның битараф булмаган кешеләре тарафыннан мондый игътибарга бик шат иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International