«Яңарыш» үзәгендә бәйрәм чарасы узды

2020 елның 7 декабре, дүшәмбе

Инвалидлар декадасы кысаларында Бөгелмә раоны «Яңарыш» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә «Бергә уйныйк» дигән бәйрәм чарасы узды.

Чараның максатлары: эмоциональ киеренкелекне бетерү, балаларның иҗади һәм коммуникатив сәләтләрен үстерү, мөмкинлекләре чикләнгән балаларны сәламәт яшьтәшләре җәмгыятенә интеграцияләү.

Бәйрәмгә әзерлек һәм анда катнашу реабилитантлар өчен социаль-мәдәни реабилитациянең иң мөһим ысулы булып тора, ул балаларны берләштерергә һәм аларның тормышларын аралашу һәм иҗат мизгелләре белән тулыландырырга мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International