«Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проектын тормышка ашыру кысаларында Югары Ослан муниципаль районында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә Тернәкләндерү һәм карау мәктәбе эшли. Программа өлкән яшьтәге кешеләр һәм инвалидларны өйдә тәрбияләүче туганнарын һәм башка затларны укытуны күздә тота.
Мәктәп тыңлаучылары өчен тәрбия буенча теоретик һәм гамәли дәресләр үткәрелә. Тыңлаучылар өчен онлайн-платформаларда дистанцион укыту формасы бик актуаль һәм уңайлы булып чыкты.
2020 елның июнендә комплекслы үзәк базасында социаль-көнкүреш адаптациясе кабинеты ачылды, аның өчен махсуслаштырылган карават, өзлегүләргә каршы матрас, ходунки-роллаторлар, санитар креслолар, махсуслаштырылган савыт-саба һ.б. сатып алынды.
Агымдагы елда Тернәкләндерү һәм карау мәктәбендә 64 кеше белем алган: 20 социаль хезмәткәр, аз хәрәкәтләнүче яки ятып торучы авыруның 39 туганы, 5 караучы.
Кече тернәкләндерү чараларын кулланып, урын өстендәге кеше янында ук үткәрелгән дәресләргә ихтыяҗ зур.
2020 елда барлыгы 89 дәрес үткәрелгән, аларның 27 – төркемле, 32 – индивидуаль, 22 – өйдә индивидуаль һәм 9 – дистанцион.
Туганнары алган белем һәм күнекмәләр, авыр һәм өлкән яшьтәге кешеләрнең төрле авыруларының үзенчәлекләрен исәпкә алып, дөрес карау оештырырга, өлкән яшьтәге гражданнарның һәм инвалидларның адаптацияләнгән өй шартларында яшәүләрен озайтырга мөмкинлек бирә.