Яңа ел һәм Раштуа бәйрәмнәре алдыннан республиканың социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрендә янгын куркынычсызлыгы мәсьәләләренә аерым игътибар бирелә.
Кичә Югары Ослан районында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйгә килеп хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре социаль хезмәт алучылар белән мәгълүмати-аңлату эшләре алып бардылар. Өлкән яшьтәге кешеләргә һәм инвалидларга янгыннарның төп сәбәпләрен аңлаттылар, электр җиһазларын куркынычсыз куллану кагыйдәләрен, шулай ук янгын чыккан очракта гамәлләр тәртибен искә төшерделәр.
Социаль хезмәткәрләр үз карамагындагыларга ашыгыч оператив хезмәтләрнең телефон номерларын искә төшерделәр. Әңгәмә ахырында «Янгын куркынычсызлыгы чаралары» дигән белешмәлекләр таратылды.