«Шәфкать» үзәге психологы балигъ булмаганнарны конфликтларны җайларга өйрәтә

2020 елның 22 декабре, сишәмбе

18 декабрь көнне «Көчләүсез балачак» программасы кысаларында Тукай районы «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе психологы Ләйсән Насыйрова «Конфликтларны йомшарту» дип исемләнгән рольле уен үткәрде.

Чараның максаты балигъ булмаганнарның конфликтлы ситуацияләрдә үз-үзләрен тотышын аңлау, нәтиҗәле үз-үзеңне тоту күнекмәләрен формалаштыру иде.

Дәрестә социаль хезмәт алучылар саныннаң өч балигъ булмаган бала катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International