Зәй районында социаль хезмәткәрләр Карау мәктәбендә укый

2020 елның 22 декабре, сишәмбе

2021 елның гыйнварыннан Зәй муниципаль районында өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын гамәлгә кертү буенча сынау проектын гамәлгә ашыру башлана. Мөмкинлекләре чикләнгән өлкәннәрне дөрес карау тормыш сыйфатын яхшыртырга һәм җитди тайпылышларны кисәтергә булыша. Өлкәннәргә ярдәм итә торган мохитне оештыру аларга тулы тормыш белән яшәргә мөмкинлек бирә. Кирәкле шартлар тудыру өлкәннәрнең җәмгыять тормышында актив катнашуын һәм бәйсезлеген үстерергә мөмкин.

Озак вакыт карау системасын гамәлгә кертү социаль хезмәткәрләрдән яңа белемнәр һәм күнекмәләр таләп итә. Белгечләрне яңа шартларда эшләүгә нәтиҗәле әзерләү максатыннан ноябрь-декабрь айларында «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре өчен Карау мәктәбендә дәресләр уза.

Тыңлаучылар өчен лекция дәресләре, аларның күбесе – онлайн-форматта, һәм барлык саклык чараларын үтәп, кече төркемнәрдә эш рәвешендә оештырылган практик дәресләр үткәрелә. Гамәли дәресләр урын өстендәге авыруларны ашату, аларны урын өстендә күчерү, урын өстен җыештыру һәм кием алыштыру күнекмәләрен үзләштерүгә һ. б. юнәлдерелгән. Барлык манипуляцияләрне дөрес итеп һәм үз карамагындагыларның сәламәтлегенә зыян китермичә башкарырга өйрәнү социаль хезмәткәрләр өчен бик мөһим.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International