Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре хокук өлкәсендә балигъ булмаганнарның белемнәрен киңәйтү, аларны законнарны бозган өчен җаваплылык төрләре белән таныштыру максатыннан хокукый белем сәгате уздырдылар. «Хокук һәм бурычлар дөньясына сәяхәт» дигән чарада гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсендә хезмәт алучы балигъ булмаган балалар катнашты.
Чара барышында балалар административ хокук бозуларга нәрсәләр кергәнен, җинаять җаваплылыгы нинди яшьтән башлануын белделәр, административ җәза төрләре белән таныштылар. Шулай ук катнашучылар белгечләргә тема буенча үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алдылар.
Әлеге чарада барлыгы 12 балигъ булмаган бала катнашты.