Яр Чаллының социаль приютында балалар оригиналь эшләнмәләр ясыйлар

2020 елның 23 декабре, чәршәмбе

Яр Чаллының «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр кәгазь пластикасы буенча мастер-класста катнаштылар. Тәҗрибәле остазлар җитәкчелегендә балалар кәгазь чәчәкләр ясау буенча яңа, гадәти булмаган техника белән таныштылар.

Уңайлы һәм рәхәт иҗади атмосферада яшь осталар чәчәк композицияләре ясадылар. Тырыш хезмәт нәтиҗәсендә барлык катнашучыларның да эшләре искиткеч матур килеп чыкты. Алар Яңа елга оригиналь бүләкләр булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International