17 декабрь көнне Мамадыш районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Светлана Василова «Ярсу, явызлык, шатлык» дигән темага төркемле дәрес үткәрде. Әлеге чарада гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге хезмәт алучылары булган балалар катнашты.
Балигъ булмаганнарның виктим тотышын профилактикалауга юнәлдерелгән чара Балачак унъеллыгының төбәк планын һәм «Минем күңелем – минем утраучыгым» программасын үтәү кысаларында оештырылды һәм үткәрелде. Дәреснең максаты – балаларның үз-үзләрен агрессив тотышын коррекцияләү, үз-үзеңне контрольдә тоту күнекмәләрен формалаштыру.
«Кәеф конструкторы» уенын уйнаганда балалар үз кәефләрен төсләр палитрасы ярдәмендә чагылдырырга өйрәнделәр. Шулай ук катнашучылар «Жан һәм ярсу» терапевтик әкиятен тыңладылар, «Явызлык» иллюстрациясен карадылар, явызлыктан арыну ысуллары турында фикер алыштылар. Дәрес «Елмаю бүләк ит» күнегүе белән тәмамланды.