«Асылташ» приютындагы балаларга электр приборларыннан файдалану кагыйдәләрен искә төшерделәр

2020 елның 23 декабре, чәршәмбе

Яр Чаллы шәһәренең «Асылташ» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында мәктәпкәчә яшьтәге тәрбияләнүчеләр даими рәвештә шәхси һәм яшь үзенчәлекләрен исәпкә алып төзелгән дәресләргә йөриләр. Балалар иң кызыклы юнәлешләрнең берсе дип дөнья картинасын формалаштыру буенча дәресләрне саныйлар. Алар атнага бер тапкыр уза.

Чираттагы дәрестә балалар электр приборларыннан куркынычсыз файдалану кагыйдәләре турында белемнәрен ныгыттылар. Чара уен формасында узды, бу дәресне файдалы гына түгел, кызыклы да итәргә мөмкинлек бирде.

Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен кабатлау Яңа ел каникуллары алдыннан аеруча актуаль.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International