Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм фондының «Ата-ана булу бәхете» социаль проектын тормышка ашыру максатыннан 11 нче гыйнвар көнне Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы «Бала табудан соң депрессияне кисәтү ысуллары» дигән дәрес үткәрде.
Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Теләкләр үтәлү» дигән Яңа ел чарасы узды. Аны психолог Чулпан Галләмова үткәрде.
Балачак унъеллыгының төбәк планын үтәү кысаларында Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Гаилә традицияләре» дип исемләнгән рәсем күргәзмәсе оештырылды. Чара балаларның иҗади сәләтләрен үстерүгә, гаиләдә игелек һәм дуслык атмосферасын булдыруга, шәхеснең уңай әхлакый сыйфатларын тәрбияләүгә юнәлдерелгән иде.
«Социаль склад» проекты авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә социаль ярдәмгә һәм аларны яклауга юнәлдерелгән. Проектны тормышка ашыру буенча партнерларның берсе Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге иде.
«Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия хәйрия акциясе инде өченче тапкыр узды. Республиканың Минзәлә муниципаль районында мондый акция җиденче тапкыр оештырылды һәм анда катнашучылар саны елдан-ел арта бара.
Шушы көннәрдә Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Раштуа могҗизалары» дигән музыкаль-уен программасы узды. Ул төрле илләрдә Раштуаны бәйрәм итү традицияләре белән таныштыруга багышланган иде.
Министрлык халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләренә инвалидларны эшкә урнаштыру өчен эш урыннары бүлеп бирү яки булдыру турында мәгълүматны үз вакытында бирү кирәклеге турында искә төшерә.
«Чистай икмәк заводы» АҖ 119 хезмәткәр алдындагы гомуми 3 121,0 мең сумлык бурычын түләде.
«Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә социаль эш буенча белгеч» дигән яңа вазыйфа кертелү уңаеннан һәм 426 нчы номерлы федераль законны үтәү йөзеннән, Әлмәт районының «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә хезмәт шартларын махсус бәяләү үткәрелде.
Яңа ел каникуллары – балалар өчен иң күңелле һәм кызыклы вакыт, бәйрәм тамашалары, кызыклы чаралар һәм очрашулар чоры.