Түбән Камада «Социаль склад» проектын тормышка ашыруга йомгак ясадылар

2021 елның 11 гыйнвары, дүшәмбе

Узган ел ахырында Түбән Кама шәһәренең «Гаилә» гаиләгә, аналыкка һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең «Социаль склад» проектын тормышка ашыру тәмамланды. Проект 2020 елның июнендә РФ Президентының гражданнар җәмгыятен үстерүгә грант ярдәме алды.

«Социаль склад» проекты авыр тормыш хәлендә калган кешеләргә социаль ярдәмгә һәм аларны яклауга юнәлдерелгән. Проектны тормышка ашыру буенча партнерларның берсе Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге иде.

2020 елда пандемия аркасында күп кенә кешеләр эшен югалтты. Гаиләнең бөтен кереме азык-төлек сатып алуга һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә китә барды. Проектны тормышка ашыру дәвамында социаль участокларда эшләүче «Веста» үзәге белгечләре шәһәр һәм район халкы арасында мәгълүмати-агитацион эш алып бардылар. Халык үзләренә кирәкмәгән кием-салым һәм аяк киемнәрен социаль яктан якланмаган катламнары өчен тапшырырга мөмкин икәнлеген белде, ә ярдәмгә мохтаҗ кешеләрнең кирәкле әйберләрне түләүсез алырга мөмкинлек алды. Шулай ук үзәк белгечләре автоном коммерциячел булмаган оешмага проектны тормышка ашыру буенча консультация һәм методик ярдәм күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International