Алабуга интернат-йортына Раштуа могҗизалары килде

2021 елның 11 гыйнвары, дүшәмбе

Шушы көннәрдә Алабуганың өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Раштуа могҗизалары» дигән музыкаль-уен программасы узды. Ул төрле илләрдә Раштуаны бәйрәм итү традицияләре белән таныштыруга багышланган иде.

Чара үзәк китапханә хезмәткәрләренең видеотәбрикләве белән башланып китте. «Ел саен гыйнвар аенда без сезгә Раштуа чаралары белән килә идек. Мондый очрашулар матур традициягә әверелде. Кызганычка каршы, быел без сезне шәхсән котлый алмыйбыз, ләкин чын күңелдән сезгә нык сәламәтлек, уңышлар һәм шатлык телибез. Тиздән сезнең белән күрешербез дип өметләнәбез», – дип мөрәҗәгать итте экраннар аша китапханә хезмәткәрләре.

Аннары интернат-йортта яшәүчеләр Раштуа бәйрәме белән бәйле гореф-гадәтләрне искә төшерделәр. Программа барышында өлкәннәр төрле уеннарда һәм конкурсларда катнаштылар, шулай ук Яңа ел викторинасы сорауларына җавап бирделәр.

Соңыннан һәркем татлы призлар алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International