«Изгелек» тернәкләндерү үзәгендә Яңа ел чаралары дәвам итә

2021 елның 12 гыйнвары, сишәмбе

Бүген Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгендә «Теләкләр үтәлү» дигән Яңа ел чарасы узды. Аны психолог Чулпан Галләмова үткәрде. Чара социаль хезмәт алучыларны үз теләкләрен дөрес итеп билгеләргә өйрәтүгә, шулай ук бәйрәм кәефе булдыруга юнәлдерелгән иде.

Очрашу башында катнашучылар «Үз-үзеңә комплиментлар» күнегүен үтәделәр, ә аннары үз теләкләре турында сөйләштеләр. Аларны дөрес итеп формалаштырырга һәм тиз арада тормышка ашуларына ышанырга «Очу корабы», «Тылсымлы хат», «Агитплакат» күнегүләре ярдәм итте. Очрашу «Дүрт теләк» визуализациясе белән тәмамланды.

Чарада барлыгы биш кеше катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International