«Теләкләр чыршысы» акциясе Минзәлә районының 100 баласы хыялларын тормышка ашырырга ярдәм итте

2021 елның 11 гыйнвары, дүшәмбе

«Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия хәйрия акциясе инде өченче тапкыр узды. Республиканың Минзәлә муниципаль районында мондый акция җиденче тапкыр оештырылды һәм анда катнашучылар саны елдан-ел арта бара.

2020 елда хәйрия хәрәкәтенә оешма-предприятиеләр җитәкчеләре, шәхси эшмәкәрләр һәм битараф булмаган гражданнар да кушылды. Алар 46 гаиләдән 100 бала хыялларын тормышка ашырырга ярдәм иттеләр. Акция белән аз керемле, күп балалы гаиләләр, инвалид балалар тәрбияләүче гаиләләр колачланган. Минзәлә районында әлеге чараны оештыру белән Юлия Яппарова шөгыльләнә.

«Кемнедер бәхетлерәк итә, балаларга шатлык һәм елмаю бүләк итә алуыбызны аңлау бик күңелле. Мондый чараларны үткәрү мохтаҗ гаиләләр өчен яхшы ярдәм булып тора, шулай ук хәйрия программаларын гамәлгә ашыруга лаеклы өлеш кертә», – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге директоры Наталья Елхова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International