«Кайгырту» үзәгендә хезмәт шартларын махсус бәяләү үткәрелде

2021 елның 11 гыйнвары, дүшәмбе

«Өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлегендә социаль эш буенча белгеч» дигән яңа вазыйфа кертелү уңаеннан һәм 426 нчы номерлы федераль законны үтәү йөзеннән, Әлмәт районының «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә хезмәт шартларын махсус бәяләү үткәрелде.

Чараны үткәрүгә Казан шәһәренең «ТрудЭкология» ҖЧҖ җәлеп ителде. Чара нәтиҗәсендә социаль эш буенча белгечнең эш урыны 2 нче – рөхсәт ителгән – төркемгә кертелде.

Билгеләп үтик, бу эш «Кайгырту» үзәге социаль хезмәткәрләренең эш урыннарында хезмәтне саклау торышын өйрәнү һәм яхшыртуга юнәлдерелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International