«Инвалидлар һәм социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнар өчен эш урыннарын квоталау һәм резервлау турында» ТР Законы, РТ Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы территориясендә урнашкан оешмаларда инвалидларны эшкә урнаштыру өчен эш урыннарын квоталау тәртибе турындагы нигезләмә» карары нигезендә оешмаларга инвалидларны эшкә урнаштыру өчен квоталар билгеләнә. Эш бирүчеләр ай саен мәшгульлек хезмәте органнарына инвалидларны эшкә урнаштыру өчен билгеләнгән квота буенча булдырылган я бүленгән инвалидларны эшкә урнаштыру өчен буш эш урыннары һәм вакантлы вазыйфалар, шул исәптән әлеге эш урыннары турында мәгълүмат булган локаль норматив актлар, инвалидны эшкә алу өчен квота турында мәгълүмат бирергә бурычлы.
Бу чаралар социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнарны эш белән тәэмин итү өлкәсендә социаль яклау мәсьәләләрен нәтиҗәлерәк хәл итәргә мөмкинлек бирә. Шуның белән бергә, практикада аерым оешмалар тарафыннан закон һәм норматив база таләпләрен үтәмәү очраклары теркәлә.
2020 елның октябрь аенда «Интегра групп» ҖЧҖнең вазифаи заты халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте органнарына кирәкле мәгълүматны тапшырмаган. Буш урыннар һәм вакантлы вазыйфалар булу турында мәгълүмат шулай ук «Россиядә эш» порталында да урнаштырылмаган. Шул ук вакытта вакансия турында мәгълүмат хезмәткәрләр һәм эш эзләү буенча HeadHunter сайтында басылып чыккан.
17 декабрь көнне Татарстан Республикасы Казан шәһәре Совет суд районы буенча 1 нче суд участогы җәмәгать судьясы «Интегра групп» ҖЧҖнең вазифаи затын РФ КоАП 19.7 статьясында каралган административ хокук бозуда гаепле дип танырга һәм дәүләт кеременә 300 сум күләмендә штраф рәвешендә җәза билгеләргә карар кылды.
Шуның белән бәйле рәвештә Министрлык халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләренә инвалидларны эшкә урнаштыру өчен эш урыннары бүлеп бирү яки булдыру турында мәгълүматны үз вакытында бирү кирәклеге турында искә төшерә.