«Исток-Башлангыч» үзәгендә балалар рәсемнәре күргәзмәсе оештырылды

2021 елның 12 гыйнвары, сишәмбе

Балачак унъеллыгының төбәк планын үтәү кысаларында Лениногорск районы «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә «Гаилә традицияләре» дип исемләнгән рәсем күргәзмәсе оештырылды. Чара балаларның иҗади сәләтләрен үстерүгә, гаиләдә игелек һәм дуслык атмосферасын булдыруга, шәхеснең уңай әхлакый сыйфатларын тәрбияләүгә юнәлдерелгән иде.

Үз эшләрен 4 нче социаль участоктан сигез балигъ булмаган бала тәкъдим итте. Мобиль кушымта ярдәмендә алар рәсемнәрен конкурсны оештыручыга – гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгече Дарья Кузьминага юлладылар. Күргәзмә бик матур һәм эчтәлекле килеп чыкты. Иҗади эшләрдә балалар үз хис-тойгыларын, гаилә традицияләрен сурәтләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International