Авыр тормыш хәлендә калган балаларга ярдәм фондының «Ата-ана булу бәхете» социаль проектын тормышка ашыру максатыннан 11 нче гыйнвар көнне Биектау районы «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы «Бала табудан соң депрессияне кисәтү ысуллары» дигән дәрес үткәрде.
Дәреснең кереш өлешендә катнашучылар Джекобсон буенча релаксация алымнарын үзләштерделәр, бу нервларны җайга салырга ярдәм итте. «Профилактика ысуллары: үзебезгә һәм булачак сабыйга булышабыз» дип исемләнгән әңгәмә вакытында яшь хатын-кызлар физик активлык өчен вакыт бүлеп бирергә, аналыкны эш буларак кабул итәргә кирәклеген белделәр.
Дәреснең практик өлешендә катнашучылар Роберт Шуманның «Хыяллар» әсәрен тыңладылар, ә аннары үз фантазияләре һәм алган тәэсирләре турында фикер алыштылар. «Дулкын һәм диңгез тирәнлекләре» күзаллау техникасы тынычланырга, курку һәм борчулардан арынырга мөмкинлек бирде.
Дәрес булачак әниләрнең стресска каршы торучанлыгын һәм психологик адаптациясен арттырды.
.jpg)