Республиканың күпчелек моношәһәрләрендә эшсезләр саны кимү күзәтелә

2021 елның 13 гыйнвары, чәршәмбе

Соңгы мәгълүматларга караганда, Яр Чаллыда рәсми рәвештә теркәлгән 4 287 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 230 кешегә кимрәк.

Шулай ук бу атнада Алабуга, Менделеевск, Түбән Кама, Кама Аланы һәм Чистай шәһәрләрендә эшсезләр саны кимеде, анда 2021 елның 13 гыйнварына халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә 947, 107, 2 956, 272 һәм 324 эшсез кеше исәптә тора.

Бу атнада Яшел Үзәндә (+7) эшсез гражданнар санының артуы күзәтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International