Гражданнарны кабул итү көне кысаларында ике гаилә хокукый ярдәм сорап мөрәҗәгать итте

2021 елның 13 гыйнвары, чәршәмбе

12 гыйнварда Югары Ослан муниципаль районында «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында ата-аналары алимент түләүдән качып йөрүче балигъ булмаган балалары булган гаиләләргә хокукый ярдәм күрсәтү мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү булды.

Гражданнарны башкарма комитет җитәкчесенең социаль-мәдәни мәсьәләләр буенча урынбасары Г. Ф. Камалетдинова, Россия Суд приставлары федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең Югары Ослан районы бүлеге башлыгы С. И. Баскаков, район социаль яклау бүлеге башлыгы И. П. Алеева, «Өмет утравы» үзәге директоры Н. В. Сигаева, гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге мөдире Э. Р. Сафиуллина һәм мәшгульлек үзәге директоры А. Р. Габдрахманова кабул иттеләр.

Хокукый ярдәм сорап дүрт балигъ булмаган бала тәрбияләүче ике гаилә мөрәҗәгать итте. Белгечләр тарафыннан мөрәҗәгатьләр нигезендә тәкъдимнәр бирелде, алиментлар түләтү турында дәгъва гаризасы бирү тәртибе аңлатылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International