2021 елның 13 гыйнварына республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 37 918 эшсез граждан исәпләнә, бу узган хисап датасына караганда 547 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 1,87 % тәшкил итә.
Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 44 826 вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 1 133 вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,85 кеше тәшкил итә.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 371 элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 28 кеше оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.