Балаларның социаль яктан әһәмиятле ялын оештыруда гаилә ролен арттыру, Яңа ел каникуллары вакытында гаилә кыйммәтләрен пропагандалау максатыннан, Татарстанда «Күңелле кар бабайлар» республика акциясе старт алган иде.
Акция 6 гыйнвардан 11 гыйнварга кадәр үткәрелде. Әлеге чарада Казан шәһәре халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлегендә хезмәт алучы Совет районының балигъ булмаган балалары актив катнашты. Алар үзләренең иҗади эшләрен #снеговик16 хештегы белән Instagramда элделәр.
.png)