Россиядә Балачак унъеллыгы кысаларында Казан шәһәре халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең Авиатөзелеш районы буенча гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре социаль хезмәт күрсәтүдә торган гаиләләр өчен Казан зооботаника бакчасына бару оештырдылар. Чара «Бердәм Россия» партиясенең җирле бүлекчәсе ярдәме белән үткәрелде.
Экскурсиянең максатлары: гаилә ялын оештыру, балалар һәм ата-аналар мөнәсәбәтләрен ныгыту, экологик тәрбия бирү, әйләнә-тирәлеккә җаваплы караш формалаштыру.
Казан зооботаника бакчасы Россиядә иң борынгы бакчалардан санала. Анда Кызыл китапка кертелгән хайваннар һәм үсемлекләр бар. Экскурсия вакытында балалар төрле континент хайваннарын күрделәр. Арысланнарны һәм маймылларны күзәтү балаларда онытылмаслык тәэсир калдырды. Балалар истәлеккә фотога да төштеләр.
Мондый чаралар балаларның күзаллауларын киңәйтә, табигатькә һәм хайваннарга карата сакчыл караш тәрбияләргә ярдәм итә, ә бергәләп вакыт уздыру балалар һәм ата-аналар мөнәсәбәтләрен ныгыта.