Спас интернат-йортында яшәүчеләргә Раштуа бүләкләре тапшырылды

2021 елның 13 гыйнвары, чәршәмбе

Бүген Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләр янына кунакка Изге Авраамий храмыннан Александр атакай һәм Ольга Козлова килеп киттеләр. Кунаклар социаль хезмәт алучыларны Раштуа бәйрәме белән котладылар.

Өлкәннәр өчен бәйрәм гыйбадәте үткәрелде. Александр атакай мәхәллә кешеләрен Раштуа бәйрәме белән котлады, аларга нык сәламәтлек һәм озын гомер теләде. Очрашу ахырында социаль хезмәт алучыларга Раштуа бүләкләре тапшырылды, ә яшәүчеләр кунакларга игътибар өчен рәхмәт белдерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International