Чаллыда янгынга каршы рейдлар хәтта Яңа ел бәйрәмнәрендә дә үткәрелде

2021 елның 12 гыйнвары, сишәмбе

Социаль хезмәт алучы гаиләләрнең имин яшәү шартларын тәэмин итү буенча өстәмә чаралар күрү максатларында, Яр Чаллы шәһәрендә «Ышаныч» үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Яңа ел каникуллары вакытында да янгынга каршы рейдлар үткәрделәр. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре белән берлектә профилактик чаралар социаль хезмәт алучыларның яшәү урыннары буенча үткәрелде.

Гаиләләр белән янгын куркынычсызлыгы буенча инструктажлар үткәрелде, мәгълүмати белешмәлекләр тапшырылды. Шулай ук ГТХМ хезмәткәрләре автоном янгын хәбәрчеләренең эшен тикшерде, төзек булмаган җайланмаларда туклану элементларын алыштырды.

Халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре ата-аналарга кечкенә балаларны өйдә һәм урамда караучысыз калдыруның тискәре нәтиҗәләре, сулыкларда һәм боз тауларында куркынычсызлык кагыйдәләре турында искәрттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International