Минзәлә өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортының өлкән шәфкать туташы Раушания Гәрәева «Старость в радость» Хәйрия фонды үткәргән «Дегидратацияне профилактикалау» конкурсында катнашты. Конкурс нәтиҗәләре буенча учреждение күп кенә призлар алды: электр кайнаткычы, графиннар, аз хәрәкәтләнүче гражданнарны эчертү өчен савыт-саба, эчемлекләр өчен термослар, стаканнар. Бу предметларның һәммәсе дә көнкүрештә бик кирәк, шуңа күрә бүләкләр барлык социаль хезмәт алучыларның да күңеленә хуш килде.
Интернат-йорт коллективы, үз чиратында, «Старость в радость» Хәйрия фондына мондый конкурсларда катнашу һәм призлар оту мөмкинлеге өчен зур рәхмәт белдерде.
