Лениногорск районында «Исток-Башлангыч» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлегендә торучы 10 балигъ булмаган бала «Интернеттан тыш тормыш» дигән темага мәгълүмати сәгатьтә катнашты. Бүлекчә психологы Зилә Садыйкова үткәргән әлеге чара социаль челтәрләр турында дөрес күзаллау формалаштыруга юнәлдерелгән иде.
Мәгълүмати сәгать башланганчы, социаль челтәрләргә карата мөнәсәбәтләрен ачыклау максатыннан, укучылар арасында анкета үткәрелде. Аннары, әңгәмә барышында, катнашучылар тема буенча статистик мәгълүматларны өйрәнделәр, социаль челтәрләрнең барлыкка килү тарихы, аларның плюслары һәм минуслары белән таныштылар, әлеге мәсьәлә буенча күмәк фикер алышуда актив катнаштылар.
Үткәрелгән дәрес нәтиҗәсендә балалар социаль челтәрләрнең реаль тормышка ничек йогынты ясавын төгәл аңладылар.