Эш бирүчеләр игътибарына: Министрлык минималь хезмәт хакы турындагы Килешүгә кушылырга тәкъдим итә

2021 елның 18 гыйнвары, дүшәмбе

ТР Һөнәр берлекләре федерациясе, ТР Эш бирүчеләр берләшмәләренең координация советы һәм ТР Министрлар Кабинеты арасында 2020 елның 30 декабрендә Татарстан Республикасында минималь хезмәт хакы турында Килешү төзелде.

РФ Хезмәт кодексының 133.1 статьясы нигезендә Министрлык Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып баручы һәм әлеге Килешүне төзүдә катнашмаган эш бирүчеләргә Килешүгә кушылырга тәкъдим итә.

Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек алып баручы эш бирүчеләр әлеге тәкъдим рәсми басылып чыккан көннән 30 календарь көн эчендә Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгына Килешүгә кушылудан нигезле язмача баш тартуны тапшырмасалар, Килешү рәсми басылып чыккан көннән башлап әлеге эш бирүчеләргә таратылган дип санала һәм алар тарафыннан мәҗбүри үтәлергә тиеш.

Әлеге баш тартуга түбәндәге кушымталар булырга тиеш:

- эш бирүченең аның эшчеләрен берләштерүче беренчел профсоюз оешмасының сайлап алу органы белән консультацияләре беркетмәсе,

- хезмәткәрләрнең минималь хезмәт хакын югарыда күрсәтелгән Килешүнең 1 статьясындагы 1 пунктында каралган күләмгә кадәр арттыру сроклары буенча тәкъдимнәр.

Эш бирүче хезмәткәрләре нинди дә булса беренчел профсоюз оешмаларына берләшмәгән яки бер генә башлангыч профсоюз оешмасы да әлеге эш бирүченең эшчеләренең яртысыннан күбрәген берләштермәгән һәм РФ Хезмәт кодексы белән билгеләнгән тәртиптә барлык хезмәткәрләрнең мәнфәгатьләрен якларга вәкаләтле булмаган очракта, күрсәтелгән баш тартуга эш бирүченең РФ Хезмәт Кодексының 31 статьясында билгеләнгән тәртиптә сайланган башка вәкиллекле орган (вәкил) белән консультацияләр беркетмәсе һәм Килешүнең 1 статьясындагы 1 пунктында каралган күләмгә кадәр хезмәткәрләрнең минималь хезмәт хакын арттыру сроклары буенча тәкъдимнәр беркетмәсе кушылырга тиеш.

Әгәр эш бирүче Килешүгә кушылудан баш тарта икән, Министрлык әлеге эш бирүче вәкилләрен, беренчел профсоюз оешмасының сайлау органы яки башка вәкиллекле орган вәкилләрен, Социаль-хезмәт мөнәсәбәтләрен җайга салу буенча республика өчьяклы комиссиясе яклары катнашында консультацияләр үткәрү өчен, чакырырга хокуклы. Барлык якларның да бу консультацияләрдә катнашуы мәҗбүри.

Эш бирүчеләрнең Килешүгә кушылудан язмача баш тартулары күчермәләре ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан Татарстан Республикасында Дәүләт хезмәт инспекциясенә җибәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International