2021 елда Татарстан Республикасында игълан ителгән Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында Баулы картлар һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Муса Җәлилнең шигырьләрен рус һәм татар телләрендә уку оештырылды. Әдәби чарада барлык теләүчеләр катнашты.
Очрашу китап укуга кызыксыну һәм грамоталылыкны арттыруга, китап укучыларның күзаллауларын киңәйтүгә ярдәм итте. Социаль хезмәт алучылар шагыйрьнең иҗаты белән якыннан таныштылар, авторның яраткан әсәрләрен искә төшерделәр. Кайбер катнашучыларның чыгышы музыкаль өлешләр белән дә үрелеп барды.
Интернат-йорт карамагындагылар бер-берсен игътибар белән тыңладылар, әдәби чарадан ләззәт алдылар.