18 гыйнвар көнне Мамадыш районы «Кайгырту» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре балигъ булмаганнарның хокук бозуларын профилактикалау органнары белән берлектә имин булмаган гаиләләр һәм социаль хезмәт алучы гаиләләр патронажы уздырдылар.
Ведомствоара чара барышында янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәү буенча инструктажлар үткәрелде, элек куелган автоном янгын хәбәрчеләренең торышы тикшерелде.
Балигъ булмаган балалар белән социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре «Буяулар салават күпере» циклы буенча чара уздырды. Ул эчке гармониягә ирешүгә юнәлдерелгән иде.