14 нче гыйнвар көнне Яшел Үзән шәһәренең халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә инвалидларны эшкә урнаштыру өчен квота, инвалидларны һәм социаль яклауга аеруча мохтаҗ гражданнарны эшкә урнаштыру өчен резервлана торган эш урыннары саны мәсьәләләре буенча киңәшмә узды.
Киңәшмәдә Яшел Үзән шәһәре прокурорының өлкән ярдәмчесе М. Г. Мөхәммәдиев катнашты, ул эш бирүчеләргә законнарны үтәмәгән өчен җаваплылык турында мәгълүмат җиткерде.
Шулай ук мәшгульлек үзәге хезмәткәрләре 23 предприятие һәм оешмага документларны рәсмиләштерү тәртибе, инвалидларны эшкә урнаштыру өчен эш урыннары квоталау турындагы законнарның мәҗбүри таләпләрен бозуларга юл куймау турында аңлатмалар бирде.
Киңәшмәдә катнашучыларның барысы да эш урыннарын квоталау буенча хисап бирү өчен документлар пакеты, белешмәлекләр, лифлетлар алдылар.