Алабугада озак вакыт карау системасын уңышлы гамәлгә ашыралар

2021 елның 18 гыйнвары, дүшәмбе

2020 елда Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан халыкка социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре арасында озак вакыт карау системасын гамәлгә кертү буенча иң яхшы эшне оештыруга республика конкурсы үткәрелгән иде. Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты «Озак вакыт карау системасын кертү буенча халыкка социаль хезмәт күрсәтүнең иң яхшы стационар учреждениесе» номинациясендә мактаулы икенче урынны яулады.

«Демография» илкүләм проектының «Өлкән буын» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында озак вакыт карау системасын кертү буенча эш учреждениедә 2020 елдан бирле алып барыла. Интернат-йортта тиешле документлар әзерләнде, хезмәткәрләрне укыту оештырылды, яшәүчеләрнең яше һәм сәламәтлеге торышын исәпкә алып, индивидуаль дәресләр үткәрелде. Шулай ук узган ел дәвамында учреждениедә саф һавага чыгып йөрүләр оештырылды, шул исәптән аз хәрәкәтләнүче кешеләр өчен дә. Көн саен белгечләр үз карамагындагыларга медицина, социаль-көнкүреш, психологик һәм башка хезмәтләр күрсәтәләр.

Озак вакыт карау системасын гамәлгә кертү нәтиҗәсендә интернат-йортта социаль хезмәт алучыларга хезмәт күрсәтү сыйфаты артты, яшәүчеләрне тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итү яхшырды, персоналны укытуның өзлексез системасы оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International