«Изгелек» тернәкләндерү үзәгендә Бөтендөнья кар көне билгеләп үттеләр

2021 елның 22 гыйнвары, җомга

Бөтендөнья кар көне, башкача Халыкара кышкы спорт төрләре көне, 2012 елдан башлап гыйнварның якшәмбе көннәренең берсендә билгеләп үтелә. Бәйрәмнең инициаторы – Халыкара чаңгы спорты федерациясе.

Шушы көн уңаеннан Яр Чаллы шәһәренең «Изгелек» инвалидларны тернәкләндерү үзәгенең дәвалау физик культура буенча инструкторы Зөһрә Закирова спорт-сәламәтләндерү чарасы үткәрде. Аның төп максаты социаль хезмәт алучылар арасында сәламәт һәм актив яшәү рәвешен пропагандалау иде.

Урамда суык булу сәбәпле, чара бина эчендә узды, әмма бу катнашучыларга кышкы күңел ачу атмосферасы белән хозурланырга һич тә комачауламады. Уеннарда һәм эстафеталарда 13 кеше катнашты, алар барысы да бик күп уңай эмоцияләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International