20 гыйнвар көнне Зәй районының «Космос» яшьләр үзәгендә интернет-бәйлелеккә каршы көрәшкә багышланган ведомствоара «Оffline» чарасы узды. Очрашуда «Шатлык» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә хезмәт алучылар катнашты.
Ведомствоара чара «Космос» ЯҮ белгеченең интернет-бәйлелек турында мәгълүмати хәбәреннән һәм бу темага видеоролик күрсәтүеннән башланды. Аннары балалар «Крудс гаиләсе. Өй туе» мультфильмын карадылар һәм фикер алыштылар. Мультипликация жанры очраклы гына сайланмаган, чөнки мультиклар – балалар өчен күңел ачу гына түгел, ә хәзерге чынбарлыкның чагылышы да. Персонажлар, сюжетлар, юмор, диалоглар, технологияләр үзгәрә, әмма, оештыручылар сүзләренә караганда, гаилә кыйммәтләре, мәхәббәт һәм дуслык турында белемнәр үзгәрешсез һәм актуаль булып кала.
Үткәрелгән чара нәтиҗәсендә балалар әти-әниләре белән вакытны кызыклы һәм файдалы итеп үткәрә алдылар.