«Исток-Башлангыч» үзәге «Парк ретриты» технологиясен уңышлы тормышка ашыра

2021 елның 22 гыйнвары, җомга

«Парк ретриты» технологиясен гамәлгә ашыру кысаларында 21 гыйнварда «Исток-Башлангыч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгече Альбина Хәбирова скандинавия йөреше буенча дәрес үткәрде.

Чара саф һавада узды. Лениногорск муниципаль районының өлкән яшьтәге кешеләре скандинавия йөреше кебек физик активлыкның нигезләре турында яңа белемнәр алдылар. Әлеге төр йөреш ярдәмендә алар физик сәламәтлекне генә саклап калмыйча, депрессиядән дә арына алачаклар.

Дәрестә социаль хезмәтләр алучы дүрт кеше катнашты. Өлкәннәр парк буйлап йөрүдән канәгать калдылар, бик күп уңай эмоцияләр алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International