19 гыйнварда Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Әлфирә Юнысова, «Игелек буыны» отряды волонтерлары белән бергә, балалар өчен «Чыршы белән саубуллашу» дигән чара оештырдылар. Аның максаты волонтерда эмоциональ яктан ярдәмчеллек, иреклелек эшчәнлегенә уңай караш формалаштыру, шулай ук коммуникатив күнекмәләрне үстерү иде.
12 нче социаль участокта волонтерлар һәм балалар узган Яңа ел бәйрәмнәрен искә төшерделәр, хис-кичерешләре белән уртаклаштылар, ә аннан соң төрле хәрәкәтчән уеннар уйнадылар. Киләсе Яңа елга кадәр чыршы белән саубуллашканда алар җырлар җырладылар, биеделәр.
Нәниләргә ярдәм итү нәтиҗәсендә яшь волонтерларда олылык, җаваплылык хисе барлыкка килде, үз-үзләренә ышаныч артты. Һәркем үз эшеннән эчке канәгатьлек алды, балаларның яңа, тагын да катлаулырак бурычларны хәл итүгә теләкләре һәм омтылышлары туды.
Үз үрнәкләре белән иреклеләр социаль хезмәт алучыларны дуслык һәм үзара ярдәмгә өйрәттеләр. Болар барысы да коллективта уңай, дустанә мөнәсәбәтләр булдыруга ярдәм итте.