«Өмет чаткысы» үзәге балалары театраль тамашада катнаштылар

2021 елның 21 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Арчаның «Өмет чаткысы» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган театральләштерелгән тамаша оештырдылар.

Логопед Лемара Ганиева һәм музыка җитәкчесе Ләйсән Галиева балалар белән С. Михалковның «Ничек карт сыерын сатты» исемле әкияте буенча театральләштерелгән тамаша әзерләделәр. Балалар актив әзерләнделәр, бик теләп геройларның сүзләрен өйрәнделәр, үз образларына ияләштеләр.

Тамаша чын-чынлап рус халкы әкиятен хәтерләтсен өчен, белгечләр ярминкә мотивларын өстәп, гамәлләрне киңәйтергә, халык уен коралларын кулланырга булдылар. Матур, төрле төстәге декорацияләр һәм персонажлар костюмнары әзерләнгән иде.

Белгечләр сүзләренә караганда, мондый чаралар тәрбияләнүчеләрнең иҗади потенциалын ача, артистлыкны үстерә, театр куелышына әзерлек һәм аны күрсәтү вакытында уңай эмоциональ кәеф тудыра.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International