Югары Ослан районының социаль һәм медицина хезмәтләре 2021 елга эш планын билгеләде

2021 елның 22 гыйнвары, җомга

Бүген 2021 нче елда беренче тапкыр «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге хезмәткәрләренең Югары Ослан үзәк район хастаханәсе вәкилләре белән очрашуы булып узды.

Чара кысаларында чит кеше каравына мохтаҗ булган өлкән яшьтәге гражданнарны һәм инвалидларны озак вакыт карау системасын булдыру буенча сынау проектын гамәлгә ашыру этаплары турында фикер алыштылар. Исегезгә төшерәбез, бу юнәлештә эш «Демография» милли проектының «Өлкән буын» федераль проекты кысаларында алып барыла.

Очрашуда катнашучылар озак вакыт карау системасын гамәлгә кертү максатларын һәм бурычларын карадылар. Шулай ук балансланган социаль хезмәт күрсәтү һәм өйдә медицина ярдәме буенча чаралар планы да расланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International