Югары Ослан районы өлкәннәре белән профилактик әңгәмәләр үткәрелде

2021 елның 22 гыйнвары, җомга

Өлкән кешеләр янгын куркынычына аеруча дучар. Бу категория гражданнарның физик, акыл һәм эмоциональ хәле начараю сәбәпле, янгын профилактикасы өлкәннәр һәм инвалидлар белән эшләгәндә төп бурычларның берсе булып тора.

Профилактик эш кысаларында Югары Ослан районының «Өмет утравы» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге социаль хезмәткәрләре өйдә хезмәтләр алучылар белән янгын куркынычсызлыгы буенча инструктаж үткәрделәр. Өлкән яшьтәге кешеләргә һәм инвалидларга янгыннарның төп сәбәпләрен аңлаттылар, электр җиһазларын куркынычсыз куллану кагыйдәләре турында сөйләделәр, янгын чыккан очракта гамәлләр тәртибен искә төшерделәр. Әңгәмә ахырында һәркем тематик мәгълүмати белешмәлекләр алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International