«Веста» үзәгенең хезмәт белән тернәкләндерү кабинеты яңа катнашучыларны каршы алды

2021 елның 21 гыйнвары, пәнҗешәмбе

«Тегү эше» юнәлеше буенча хезмәт белән тернәкләндерү кабинеты эше кысаларында 19 нчы гыйнвар көнне Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгечләре Ландыш Зарипова һәм Наталья Емельянова «Тегү эше белән танышу» дигән чара уздырдылар. Әлеге чарада социаль хезмәт күрсәтүдә торучы гаиләләр катнашты.

Дәрес катнашучыларны бер-берсе һәм укулар үткәрәчәк белгечләр белән таныштырудан башланды. Килүчеләр шулай ук кабинетның эш графигы һәм эш планы белән таныштылар, тегү машиналарын һәм инструментларын эксплуатацияләгәндә куркынычсызлык техникасы буенча инструктаж тыңладылар. Аннары белгечләр катнашучыларга тегү машинасының ничек эшләвен күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International