ЯҢАЛЫКЛАР


26
гыйнвар, 2021 ел
сишәмбе

Шушы көннәрдә Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге белгече Марина Вахрушева «Фән һәм техника дөньясы» дип исемләнгән дәрес үткәрде. Биш бала катнашкан чара Россиядә Фән һәм технологияләр елына багышланган иде.


25
гыйнвар, 2021 ел
дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова эш визиты белән Балык Бистәсе муниципаль районында. Ведомство башлыгы Олы Кульга һәм Уракчы авыл җирлекләрендә гражданнар җыеннарында катнаша.

«Энергия» ИК» ҖЧҖ 11 хезмәткәр алдындагы гомуми 619,1 мең сумлык бурычын түләде.

Республиканың Минзәлә муниципаль районында аналарның яңа туган балаларыннан иртә баш тартуларын кисәтү, туучылар санын арттыру һәм гаилә институтын ныгыту буенча «Бишек» программасы тормышка ашырыла.

Татарстан Республикасында балалары булган социаль ярдәмгә мохтаҗ гаиләләргә социаль ярдәм күрсәтүнең нәтиҗәле практикаларын үстерү буенча чаралар комплексын гамәлгә ашыру кысаларында, Түбән Каманың «Веста» гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәгендә «Бакчачылык» хезмәт белән тернәкләндерү кабинетында беренче дәрес узды.

Алабуга өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында яшәүчеләрнең сәламәтлеген тикшереп торуга зур игътибар бирелә. Медицина персоналы тәүлек буе яшәүчеләрнең сәламәтлеге торышын күзәтә, кирәк булганда кичектергесез медицина ярдәме күрсәтә.

Балалар, яшүсмерләр һәм аларның әти-әниләре өчен ышаныч телефоны – Авыр тормыш хәлендә булган балаларга ярдәм итү фондының иң мөһим проектларының берсе. Узган ел фонд үзенең унъеллыгын билгеләп үтте. Бу еллар эчендә ашыгыч психологик ярдәм хезмәте белгечләре 10,5 миллионга якын телефон мөрәҗәгате кабул иткән һәм һәр абонентка кризис вәзгыятен хәл итәргә булышкан.

Балигъ булмаганнарга карата мәрхәмәтсез карашны һәм көч куллануны кисәтү буенча «Яхшы үзгәрешләр» программасын тормышка ашыру кысаларында Минзәлә районындагы халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы Марина Гатина балигъ булмаган хезмәт алучылар белән коммуникатив белемнәр тренингы үткәрде.

Аксубай районының «Хыял» балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр буш вакытларын файдалы итеп уздыралар. Мәсәлән, балалар рәхәтләнеп «Күңелле рәссам» түгәрәгенә йөриләр.

Бөгелмәнең «Салават күпере» комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагогы Людмила Голубева балигъ булмаганнар белән «Сүз көче, я Яман сүз агуы» дигән уен дәресе үткәрде. Чара Татарстан Республикасында Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган иде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International