Бүген Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова эш визиты белән Балык Бистәсе муниципаль районында. Ведомство башлыгы Олы Кульга һәм Уракчы авыл җирлекләрендә гражданнар җыеннарында катнаша.
Авыл җирлекләре администрацияләре вәкилләренең докладлары 2020 елда эшчәнлек нәтиҗәләренә һәм 2021 елга перспективаларга багышланган.
Исегезгә төшерәбез, узган атнада министр Эльмира Зарипова Балык Бистәсе районының Күки һәм Яңа Арыш авыл җирлекләрендә халык җыеннарында катнашкан иде.